Белем бирү процессында милли төбәк компонентларын куллану

  “Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар” ди  безнең халык. Чыннан да, безнең киләчәгебез булган балаларыбыз үз төбәкләрендә,  үз туган йортларында, үз гаиләләрендә милли рухта тәрбияләнеп үссәләр, җәмгыятьнең акыллы, әхлаклы, рухи ныклы, зәвыклы, культуралы  шәхесләре булып өлгереп җитәчәкләр. Актаныш төбәгендә тормышта үз юлын, үз урынын таба ала торган, тормыш агымына яраклаша торган шәхес үстерү өчен барлык мөмкинлекләрдэ  бар. Агыйдел суларында коенган, саф чишмәләреннән  тәмле сулар авыз иткән, болын-кырларында тәгәрәп үскән, урман-тауларында сәяхәт иткән, табигать белән һәрвакыт  элемтәдә торган бала физик яктан сау-сәламәт була, ә аның күңел дөньясына рухи азыкны төбәгебезнең танылган шәхесләре, әдипләре, сәнгать осталары шигырь, җыр-биюләре, тарихи мирасы, гореф-гадәтләре аша салалар. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – мәкаль, әйтем, табышмаклары – әхлак нигезләрен ныгыталар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шәхес итеп тәрбияләү өчен бүгенге көндә төрле методик юллар һәм кулланмалар барлыгын яхшы беләбез. Хәзер шуларга күзәтү ясап китик.

 «Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына  Федераль дәүләт  таләпләре» ндә ( ФГОС) төп 5 үсеш юнәлеше бирелә:

1.Танып-белү үсеше (кешеләр турында, тирә-юнь, предметлар, аларның төсе, зурлыгы, тавышы,саны, вакыты, сәбәпләре турында кызыксыну, фикер йөртү); . Тарих, культура, архитектура, туган якның табигате белән танышу өлкәсендә махсус танып белү бурычлары куелды.

2.Сөйләм үсеше (аралашу чарасы итеп куллану, сүз байлыгын үстерү, балалар әдәбияты белән танышу һ.б.) юнәлеше эчтәлегендә татар (рус) теленә тирән кызыксыну, туган телдә аралашуга теләк уяту бурычы куелды. Балаларга матур әдәбияты, уку-укыту методик комплекты, аудио-, видеоязмалар, мәгълүмати-аралашу технологияләре авазларның дөрес әйтелешенә, билгеле күләмдә сүзлек байлыгьна, сөйләмнең сәнгатьлелегенә нигез салырга ярдәм итә.

3.Эстетик сәнгать үсеше (сәнгать төрләре турында төшенчә бирү, әсәр герой­ларының хис-кичерешләрен уртаклашырга өйрәтү һ.б.) милли культура чаралары ярдәмендә баланың дөньяга эстетик карашы формалашуы  һәм сәнгати үсеше берлектә карала. Мәктәпкәчә мәгариф системасына милли культураны кертү милли культура элементлары булган музыка, сынлы сәнгать, театр, фольклор, халык җырлары, биюләре, уеннары аша тормышка ашырыла.

4.Физик үсеш (координация һәм сыгылмалылык, кул моторикасы, спорт төрләрен эшчәнлектә уңышлы кулла­ну, дөрес туклану, чыныгу һ.б) аларда сәламәт яшәү рәвеше формалашуга нигез салына. Татар халык мәдәнияте һәм зирәклеге аша гасырлар буена формалашкан барлык кыйммәтләр мәктәпкәчә мәгариф системасының бер өлеше бульш тора.

5.«Социаль-коммуникатив үсеш» юнәлеше эчтәлеге нигезендә баланың туган телдә өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән һәр үсеш этабына хас булган үзенчәлекле формада аралашуы тора. Баланың аралашу һәм башка төрле эшчәнлеге традицияләрне үзләштерүгә, үзаң үсешенә нигез булып торган гражданлык хисләре башлангычына, туган иленә, туган ягына, гаиләсенә мәхәббәте формалашуга төп шарт булып тора.

Р.К.Шаехованын “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”нда «Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре»нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде. 

Программада 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга төбәкнең климатик, милли-мәдәни, демографик, социаль-экономик шартларын, балаларның  яшьләренә туры килгән эш формаларын һәм эшчәнлек төрләрен исәпкә алып, белем бирү процессында катнашучылар тарафыннан формалаштырыла торган белем бирү эчтәлеге чагылдырыла.

Программа 6 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга белем биргәндә яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килерлек укыту моделен күздә тота, мәктәпкәчә гомуми белем бирүнең үрнәк программалары белән бәйләнешне тәэмин итә. Программа балада һәрьяклы (физик, шәхси, таньш белү, рухи, эстетик) үсешне арттыруга юнәлтелә һәм милли культура, туган якны, туган (татар, рус) телне өйрәнү аша аның баетылуын күздә тота. Әлеге программа мәктәпкәчә балачакның мөһим чор икәнен күрсәтә, чөнки анда туган як тарихын, культурасын, табигатен танып белү баланың иҗтимагый уңышка китерәчәк культуралы, физик, акыл һәм шәхси сыйфатларына нигез булып тора.

Р.А. Бурганованың  балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен  чыгарылган “Татарский орнамент в изобразительной деятельности” исемле  методик пособиясенең  декаратив сәнгать  бүлегендә татар орнаментлары, үсемлек, геометрик орнаментлар һәм зооморф рәсемнәр  турында мәгълүмат алырга була.  Әлеге пособиядә чәчәк, болын, бакча гөлләре орнаментлары, геометрик орнаментлардан чигелгән дулкын, үрелгән, зиг-заг формасындагы орнаментлар,  агачтан кисеп эшләү бизәкләре,  төрле җәнлек, кош-корт рәсемнәре  төшерергә, ясарга өйрәтелә.   Татар халкының декоратив сәнгате турында аңлатыла, балаларда зәвык, рәсем ясауга кызыксыну , төсләр белән эш итәргә өйрәтү, татар халкының сәнгате белән таныштыру максатыннан кечкенәләр группасына “Ирекле рәсем ясау”, “Карандашлар йөриләр”, “Төрле төстәге юллар”, “Матур салфетка”, “Яфраклар коела”, “Курчакка кулъяулык”, “Сөлге бизәү”, “Матур тарелка”, “Әнигә бүләккә картина” исемле рәсем һәм аппликация дәресләренең конспектлары тәкъдим ителә. Урта группаларда предметлар турында киңрәк күзаллау булдыру, рәсем ясау,  аппликация, лепка буенча алган белемнәрне ныгыту максатыннан,       “Ни телисең, шуны яса”, “Салфетка бизәү”, “Алъяпкыч бизәү”, “Чыршыга сәйлән”, “Келәм бизәү”, “Татар читекләре” “Әниемә, әбиемә бүләккә матур чәчәк кисү, беркетү”, “ Теләгән бизәгеңне яса”     кебек дәресләрнең планк-конспекты    бирелә.  Зурлар группаларында татар халык әйберләрен  катлаулы бизәкләр белән эшләргә өйрәтү максатыннан, “Ашъяулык читен орнаментлап каймалау”, “Милли костюмлы курчак”, “Сөлге бизәү”, “Түбәтәй бизәү”, “Милли киемнәрне бизәү”, “Читек бизәү”, “Сабантуй бәйрәме”  кебек дәресләрнең конспектлары бирелә.    

Мәктәп әзерлек группасында  әйләнә-тирәгә эстетик караш,  рәсем эшчәнлегенә тотрыклы кызыксыну, татар орнаментларын һәм  тере, чын предметларга карап рәсем ясый белү осталыкларын формалаштыру максатлары куела, “Гөлҗимеш чәчәк атты”, “бизәкне эшләп бетер”, “бабайга түбәтәй”, “Гөлчәчәчккә читек” кебек дәресләрнең план-конспектлары да бирелә.

  Мәктәпкәчә яшьтәге баланы дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү аның  әйләнә - тирә мохитне таный белүе, иҗат  итүе, тәҗрибә туплавы, матур әдәбият белән танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенү нәтиҗәсендә генә була.    Туган телнең, белем сыйфатының түбән тәгәрәве, мәгариф өлкәсе функцияләрендә күзәтелгән түбән иксьтисади эффектлылык − әлеге негатив тенденцияләргә чик кую максатыннан, Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларга Мәгарифне үстерү стратегиясе эшләнде. Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше “Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үз чиратында, әлеге УМК  менә ниләрне үз эченә ала:

1. Программа, 2. Тематик план, 3.көндәлек план, 4. Эш дәфтәре (балалар очен), 5. Аудиоматериал, 6. Мультипликацион сюжетлар, 7. Күргәзмә, таратма материаллар, 8. Диагностикалар

Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә; мәктәпкәчә яшьтәге  балаларның туган телдә дөрес  сөйләмен формалаштыру. Димәк ки, бала тирә -юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгьнәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга дөрес жавап бирергә; шулай ук аралашуның төрле формаларын (мәсәлән, диалог, монолог) яхшылап үзләштерергә тиеш була.     

УМКның төп компонентларыннан берсе - эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә һәм жөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булыша, вакытында баланың  хаталарын  төзәтергә мөмкинлек бирә. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади  диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә. Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә, тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырыла. Шунысын да искәртү мөһим мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем бирү процессында каралган барлык федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре дә бу очракта үтәлә.

Балаларыбызны тормышка яраклы итеп үстерүнең тагын бер мөһим шарты – ул рус телендә матур итеп сөйләшә белү. Дәүләтара тел буларак, рус телен кечкенәдән өйрәнү үз нәтиҗәсен күрсәтә.   Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио- , видеоматериаллардан торган комплектлар керә. ТР мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, яңа программа өчен татар телендәге 5 мультфильм, 45 анимацион сюжет, 8 тапшыру (алар ял көннәрендә “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында трансляцияләнәчәк һәм министрлык сайтына урнаштырылачак) эшләнгән. Моннан тыш, 8 популяр мультфильм татар теленә тәрҗемә ителгән, музыкаль әкиятләр һәм балалар җырларын үз эченә алган 3 дисктан торган комплект булдырылган.

Рус телен өйрәтүне С.Гаффарованың  “Изучаем русский язык» программасына нигезләнеп эш итәргә мөмкин.  Уеннар, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио-видеоязмаларны да куллану файдалы. Рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру – боларның барысы да яңа методик алымнар буларак кулланыла. Татар төркемендә эшләү дәверендә балаларга рус телен өйрәтү белән беррәттән, аларны рус халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру бурычын да куярга кирәк. 

Р.Н. Минниханов, И.А. Халиуллиннарның “Обученеие детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах”  (региональный стандарт) исемле китапта юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең максатлары, бурычлары, өйрәтүнең форма һәм методлары, диагностик материаллар һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән якынча перспектив планнар бирелгән.

Кечкенәләр группасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең максатлары булып түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

-                     Пространствода ориентлашу, төсләрне аеру, сигналлар буенча хәрәкәт итә белү, транспорт төрләрен аерырга өйрәтү, җиңел һәм авыр йөк машиналарын, трамвай, троллейбусларны аерырга өйрәнү, урам белән таныштыру.

Уртанчылар группасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүнең максатлары:

-                     Җирлектә ориентлаша белү, төсләрне аера белү, “җәмәгать транспорты” төшенчәсен аңлату, җәмәгать транспортында үз-үзеңне ничек тотырга, керергә, чыгырга өйрәтү, транспорт төрләрен, тимер юл транспорты билгеләрен, “мәйдан”, “чат” атамаларын аңларга, юлларда, урамнарда үзеңне тотарга өйрәтү.

Зурлар группаларында юлның куркынычлыгын аңлату, юл билгеләрен, урамда йөрү культурасын, шәһәр транспорты турында мәгълумат бирү, шәһәрдән читтә юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

Мәктәпкә әзерлек группаларында җәмәгать транспортында, юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру, тыю, информацион күрсәткеч билгеләре белән таныштыру максат итеп алына. Балаларыбызның исәнлеген саклау өчен әлеге әсбапта дидактик уеннар,  дәрес эшкәртмәләре – барысы  да кызыклы һәм үтемле итеп төзелгән.

Безнең алда торган җаваплы, изге бурычларның берсе — бала-ларыбызны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдәплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган К.В. Закирова, Р.А. Низамовлар төзегән  “Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы”        гаиләдә, ясле һәм бакчаларда балаларны үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү, аларга әдәплелек кагыйдәләрен эзлекле рәвештә өйрәтү зарурлыгын истә тотып төзелә. Аның нигезе итеп 1994нче елгы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Балалар бакчасында тәрбияләү һәм укыту программасы» алынган. Программаны төзегәндә балаларның яшь үзенчәлекләре һәм аларның әдәплелек кагыйдәләрен үти алу мөмкинлекләре дә искә алынды. Кечкенәләрне  үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башлана. Бала туганнан алып 7 яшькә кадәр аңарда тәрбияләнергә тиешле әдәплелек сыйфатлары бу программада нигездә дүрт бүлеккә берләштереп бирелә. Алар түбәндәгеләр:

—      балаларда үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләре;

—      сәламәтлек-гигиена күнекмәләре;

—      кешелеклелек хисләре һәм үзара уңай мөнәсәбәт;

—      туган җир, туган ил, туган табигать, туган телне ярату, аларны өйрәнү, белү һәм халкыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Программада балаларда тәрбияләнергә тиешле әдәплелек сыйфатлары, яшьләренә карап, катлаулана бара. Мәсәлән, туганнан алып 2 яшькә кадәрге нәниләргә тәрбиялелек турында башлангыч белемнәр бирелә, аларда пөхтәлек һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтүнең иң гади күнекмәләре булдырыла. Әйтик, өстәл яньнда утыру кагыйдәләрен алыйк. Бу яшьтә әле балаларны кашык тотарга, өлкәннәр ярдәме белән тастымалдан файдаланырга өйрәтсәк, 2 яшьтән 3 яшькә кадәрге чорда баланың гәүдә тотышына, ашаганда авыздагы ризыкны йотып бетермичә, өстәл артыннан чыгарга ярамаганлыгына игътибар итәбез. Ә инде кече яшьтәге балаларның өлкәнрәк төркемдәгеләрендә (3-4 яшьтәгеләрдә) авызны йомып, ризыкны яхшылап чәйнәргә, терсәк белән өстәлгә таянмаска, ризык капкан килеш сөйләшмәскә, чәнечкедән дөрес файдаланырга өйрәтәбез. 4-5 яшьлек балаларга пөхтә итеп ашау күнекмәләре бирсәк, 5-7 яшьтәге балалар өчен бу кагыйдәләр тагы да катлаулана. Өстәл янына өлкәннәр утырганнан сон, гына утырырга кирәклеге, ризык капкан килеш сөйләшү әдәпсезлек икәнлеге анлатыла.

Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Билгеле ки, 2 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар белән әдәплелек кагыйдәләре сабый иртән бакчага килеп, кич кайтып киткәнче гел-гел кабатлана, ялгышлары вакытында төзәтелә, ул кагыйдәләр турында төрле җырлар җырлана, шигырьләр, такмаклар, мәкаль-гыйбарәләр әйтелә.

3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар белән дә, әхлак аларның гадәтенә, ихтыяҗына әйләнсен өчен, атнага бер әдәплелек дәресе үткәрү уңай нәтиҗә бирә. Аларны күбрәк уен рәвешендә уздырырга кирәк. Дәресләр балалар өчен кызыклы булырга, аларны ялыктырмаска тиеш. Моның өчен һәр дәрескә җитди әзерләнү, аның эчтәлеген төгәл ачыклау, үткәрү формаларын, ысулларын иҗади сайлау сорала.

5-7 яшьлек балалар белән дәресләрне әңгәмә рәвешендә дә үткәрергә мөмкин. Тик бу әңгәмәләрнең җанлы, балаларның актив катнашында алып барылулары  шарт. Бала тәрбияче сорауларына җавап биреп кенә калмыйча, үзе дә сораулар бирсә, дөнья турында күбрәк белергә теләсә, кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны үзенчә бәяли белсә — мондый әңгәмә-дәрес-ләрнең файдасы бигрәк тә зур.

Фикерләремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: милли культураны, үз халкының рухи байлыгын  өйрәнү, аны шушы җирдә яшәгән башка халыклар культурасы белән баету, баланың культурага булган билгеләмәсе киләчәктә аңа бөтендөнья культурасын аңларга ярдәм итәчәк. Балаларыбызны әдәплелек, инсафлылык күнекмәләренә гадәтләндерү өчен барыбыз бергәләшеп (гаилә, бакча) тырышу сорала. Аларны мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә, җыеп әйткәндә, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтергә кирәк. Без карап киткән юллар милли төбәк  программасы, дәреслекләре барысы да шушы изге эштә сизелерлек ярдәм булыр дип ышанам.

Кулланылган әдәбият

 

1.     Бурганова Р.А. Татарский орнамент в изобразительной деятельности / Методическое пособие для воспитателей детских садов. 2 часть. – Казань: ИПКРО РТ, 2012

2.     Закирова К.В., Низамов Р.А. Гаиләдә, балалар бакчаларында әдәплелек тәрбияләү программасы. – Казан: Мәгариф, 1997

3.     Минниханов Р.Н, Халиуллин И.А. Обучене детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах (региональный стандарт). – НМКЦ: Ният, 1995

4.     Шаехова Р.К. Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.